Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
2022 елның 15 июленнән алып 22 сентябренә кадәрге вакыт аралыгында билгесез зат «Шешмаойл» АҖ тарафыннан Новопоселенная Лебедка авылы читендә урнаштырылган арматураны урлаган. Зыян 96 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Мошенниклык
2022 елның 1 октябрендә 14.30 сәгатьтән алып 14.55кә кадәрге вакыт аралыгында билгесез зат, гр Н.-ның «Авито» сайтындагы торак йорт сату турындагы белдерүенә җавап биреп, аның банк картасы мәгълүматларын сорап алган һәм аның исеменә 181,8 мең сумлык кредит рәсмиләштергән.
Мошенниклар халыкны алдау өчен нинди генә хәйләләргә бармый! Тагын бер кат искәртәбез - уяу булыгыз, таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз, банк карталары турындагы мәгълүматларны аларга хәбәр итмәгез.
Нет комментариев