Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кызны 185 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 22 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Урлау


4 декабрьдә кичке сәгать алтылар тирәсендә билгесез кеше гр-ка Н.- га шалтыратып, үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре буларак таныштырган һәм аны телефонга өстәмә программа урнаштырырга мәҗбүр иткән. Шуннан соң 165 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгән һәм гр-ка Н.- ның банк картасыннан 20 мең сум акча урланган.

«АгроРаздолье» ҖЧҖ механигы гр. З., аңлы рәвештә эш итеп, эш вакытын исәпкә алу таблицасына ялган мәгълүматлар керткән һәм 20 мең сумга якын акчаны үзләштергән.

Руль артында исерек

37 шофер ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе — исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Болар — район үзәгендә яшәүче 30 яшьлек гр. Л. һәм Петропавел Бистәсеннән 33 яшьлек гр. О.

Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев