Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүчене 150 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 37 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2023 елның 5 июленнән 7енә кадәр билгесез урында, шәхесе билгесез  берәү, акча эшләү сылтавы белән эш итеп, Яңа Чишмәдә яшәүче гр-ка Х.ның 149,1 мең сум акчасын үзләштергән. Бу хатын-кыз  әлеге белдерүдәге тәкъдимгә - “кармакка” эләгә һәм мошенникларның банк счетына үзенең акчасын күчерә.

2022 елның 22 августында кылынган җинаять ачылган. Иртә таңнан гр. Р. район үзәгенең Объездная урамындагы йортларның берсендә булганда, гр. К.ның куртка кесәсеннән 5 мең сум акчасын урлаган була.

Исерек килеш кабат руль артында

2023 елның 23 июнендә,  гр. Р. Архангел Бистәсенең Нагорная урамында Т-40 тракторы белән исерек килеш идарә иткән. Өстәвенә,  исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була.

Балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү

Яңа Чишмәдә  яшәүче гр. С.балигъ булмаган гр. Р.ны җинаять кылуга, аерым алганда, металл калдыкларын урлауга җәлеп иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев