Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенниклар яңачишмәлене 29 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 49 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

Район халкына карата мошенниклык фактлары атна саен диярлек теркәлә. 2023 елның 5 августында билгесез зат билгесез урында булган килеш, район кешесе гр. П. — ның шәхси мәгълүматларын кулланып, алдау юлы белән кулланучылар заемын рәсмиләштергән һәм 29 мең сум акчага ия булган.

Район халкына тагын бер кат искәртәбез, шәхси мәгълүматларыгызны, банк карталарыгызның номерларын беркайчан да һәм беркемгә дә хәбәр итмәгез, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Уяу булыгыз!

Үтерү белән янау

2023 елның 12 июлендә район үзәгендә яшәүче гр. Х., үз өенең верандасында булганда, килеп чыккан низаг барышында, гр. Г.-ны креслога еккан һәм кулы белән бугазыннан кысып, пычак тотып, үтерү белән янаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев