Петропавел Бистәсендә яшәүче ир-ат үз ишегалдында өшеп үлгән
Вакыйгалар хроникасы

Петропавел Бистәсендә яшәүче ир-ат үз ишегалдында өшеп үлгән

5 гыйнвар иртәсендә авылның Верхнеслободская урамындагы бер йорт ишегалдында 46 яшьлек гражданин М.-ның гәүдәсе табылган.

Мәрхүмнең гәүдәсен аның янына килгән ике туган энесе табып ала. Һәлак булган ир-ат берүзе яшәгән.
Көч кулланып үлемгә китерү билгеләре табылмаган.
Үлемнең сәбәбе ачыклана.


Нет комментариев