Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Хөкем ителгән яңачишмәле танышын кыйнаган

Узган атнада ЭЭМнең кизү тору часте тарафыннан 33 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Урлашу

2023 елның 17 февралендә иртәнге сәгать 10нан 15.30га кадәрге вакыт аралыгында билгесез шәхес гр-ка Л.ның шул ук көнне югалган янчегеннән 4200 сум күләмендә акчасын урлаган.

Кыйнау

Яңа Чишмә авылында элегрәк инде хөкем ителгән гр. С. 2022 елның 25 декабрендә район үзәгендәге фатирларның берсендә алкогольле эчемлекләр эчкәннән соң, үзенең танышы гр. Б.-ны кыйнаган. Җинаять эше кузгатылган.

Руль артында исерек

53 машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе - а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу Екатерина Бистәсендә яшәүче 34 яшьлек гр. К., ул «Опель-Астра» а/м руле артында исерек килеш булган. Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев