Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Вакыйгалар хроникасы

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 20 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

ЮТҺ
2021 елның 4 сентябрендә  көндезге сәгать 2ләр тирәсендә Яңа Чишмә-Әдәмсә автомобиль юлында ЮТҺ булган. «Ниссан» автомобиле йөртүчесенең тизлекне арттыруы аркасында машина кюветка төшкән,  анда булган пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән.
Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә  зыян китерү
2021 елның 23 ноябрендә кондезге сәгать икедә  Черемухово Бистәсенең Совет урамы буенча урнашкан йортларның берсендә шул авылда яшәүче 49 яшьлек гр.Б.-ның  мәете табыла. Гр.Б.-ның гәүдәсендә  көч кулланып үлемгә китерү билгеләре булган.
Тикшерү барышында, мәрхүмнең авылдашы гр.З. белән аракы эчкәне ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, шул вакытта алар арасында бәхәс килеп чыга һәм гр.З. гр.Б.-ны  бик нык кыйный. Бу гамәл гр.Б-ның үлеменә китерә.
Гр. З. кулга алынган һәм Чистай шәһәренә СИЗОга озатылган.

Исерек килеш руль артына
40 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе – а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу район үзәгендә яшәүче 29 яшьлек гр. К. Аңа 30 мең сум штраф һәм ким дигәндә ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X