Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмә районында яшәүче бер ханымны 263 мең сумга алдаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 35 хәбәр теркәлгән, өч җинаять эше кузгатылган.

Урлау
2021 елның 10 июненнән 17нә кадәр булган чорда билгесез зат яшерен рәвештә Чуаш Чабаксары зиратындагы бер кабердән металл койманы урлый. Мародерлар ниләр эшли бит, хәтта үлгәннәргә дә тынычлык юк.
Мошенниклык
2021 елның 1 июленнән 7нә кадәр булган чорда билгесез зат алдау юлы белән, кәрәзле телефоннан аралашып, Шахмай авылында яшәүче ханымның 263 мең сумнан артык акчасын урлаган.
Мошенник аңа элегрәк Интернет аша алынган дару өчен тиешле компенсацияне вәгъдә иткән һәм шулай итеп акчасын урлаган.
Исерек килеш кабат руль артына утыру
Красный Октябрь поселогында яшәүче гр. К., исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытта, янә исерек хәлдә ИЖ-Юпитер мотоциклы белән идарә иткән.
Исерек килеш руль артында
18 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән Зирекле авылында яшәүче 54 яшьлек ир-ат исерек хәлдә руль артына утырган өчен. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм, ким дигәндә, ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев