Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмә районында яшәүче ике кешедән наркотиклар алынган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 31 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Үтерү белән янау

2021 елның 6 декабрендә Ленино авылында яшәүче исерек гр. К. җирле АМЙ бинасы янында, кулына пычак тотып, гр-ка Д.-га үтерү белән янаган.

Наркотик чараларын законсыз саклау

2021 елның җәйге бер көнендә (августта) гр.К. Тубылгы Тау авылы читендә кыргый киндер үсемлеген җыеп киптергән һәм 2022 елның 13 гыйнварында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынганчы үзенең өендә саклаган. Киптерелгән наркотикның (марихуана) авырлыгы - 10 граммга якын, ә бу шактый зур күләм.

Зирекле авылында яшәүче бер ир-ат та шундый ук гамәл кылган. Гр.М. кыргый киндерне җыеп киптергән һәм марихуананы йорт янындагы каралты-кураларда һәм мунчада саклаган. Наркотик матдәнең авырлыгы 47,6 грамм тәшкил иткән. Ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан 2022 елның 13 гыйнварында алынган.

ЮТҺдә һәлак булучылар бар

19 гыйнварда кич белән Волчья Бистәсе янында ЮТҺ булган - автобус һәм КамАЗ бәрелешкән. ЮТҺ нәтиҗәсендә алынган авыр җәрәхәтләрдән автобус йөртүчесе җирле РҮХдә җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X