Яңа Чишмәдә полиция хезмәткәрләре ике кат закон бозучы машина йөртүчене ачыклаган
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмәдә полиция хезмәткәрләре ике кат закон бозучы машина йөртүчене ачыклаган

Узган атнада ЭЭМБнең кизү тору часте тарафыннан 32 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Автомобильгә зыян салган
15 гыйнварда төнлә Волчья Бистәсендә яшәүче 58 яшьлек гр. А. исерек килеш Үзәк урамындагы бер йорт янында гр. В.ның «Лада-Гранта» а/м пыяласын ватып, салонга кергән һәм автомобильне кабызырга маташкан, тик барып чыкмаган.
21 гыйнварда 15.30 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 164 нче чакрымында Чистай шәһәрендә яшәүче исерек хәлдәге гр. А. «Рено-Дастер» а/м белән исерек килеш идарә иткән, ул моның өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Җинаять эше кузгатылган.

ЮТҺ
Атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре механик зыян белән 5 ЮТҺ теркәгән, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән.


Нет комментариев