Яңа Чишмәдә яшәүче бер хатын-кыз «Смешные цены» кибетенннән товарлар урлаган
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмәдә яшәүче бер хатын-кыз «Смешные цены» кибетенннән товарлар урлаган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 33 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2022 елның 4 августында район үзәгендә яшәүче гр. К., аңлы рәвештә эш итеп, гр. З.-ның югалган банк картасыннан файдаланган, ә нәкъ менә район үзәгенең сәүдә нокталарында 2800 сумга якын суммага әйберләр сатып алган.

Мошенниклык

2022 елның 31 июлендә гр-ка С. Яңа Чишмәнең «Смешные цены» кибетендә әйберләр сатып алу сылтавы белән 20 мең сумлык товар урлаган. Тик урланган әйберләрне алып чыгарга өлгермәгән, чөнки кибет сатучысы аны эләктергән.

ЮТҺ

Бер атнада районда 3 ЮТҺ булган, шуларның берсендә бер кеше зыян күргән.


Нет комментариев