Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган, икесе дә ачыкланган.
Урлашу
2022 елның 19 июнендә кичке сәгать 5тән алып 18:00гә кадәрге вакыт аралыгында Зирекле авылында яшәүче гр. К. законсыз рәвештә гр. Х.-ның 1 Май урамы буенча урнашкан йортына кергән һәм якынча 700 сумлык азык - төлек продуктларын урлаган. Күрәсең, нык ачыккан булган.
Наркотиклар сату
2021 елның 8 декабрендә кичке тугызынчы яртыга чаклы берәү билгеле булмаган урында, Интернет челтәреннән һәм кесә телефоныннан файдаланып, табып алыр өчен яшерен урынга наркотик салып (тайник-закладка) законсыз рәвештә гр. М.-га 0,57 грамм наркотик матдә саткан. ЭЭМ хезмәткәрләре наркотикны шул ук көнне Әдәмсә авылындагы «Диал» кибете янында басып торучы гр. М.-дан «табып» алганнар.
Рул артында - исерек
53 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе - а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Ул район үзәгендә яшәүче гр. П. Хәзер аңа 30 мең сумлык штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Нет комментариев