Шушы көннәрдә булып үтәчәк чаралар анонсы.
Көн саен көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр ял паркында, Ленин урамы буенча урнашкан скверда һәм РМЙ каршындагы мәйданда балалар өчен көндезге күңел ачу чаралары үткәрелә:
5 гыйнвар
Көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр балалар өчен ял паркында - «Яңа ел квесты»,Туган якны өйрәнү музеенда - гипстан Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер - класс, ә РМЙ каршындагы мәйданда - «Кышкы уеннар» дигән чара уткәреләчәк.
14:00 – РМЙ каршындагы мәйданда картинг буенча ярышлар узачак.
16:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр РМЙ каршындагы мәйданда Чаллы Башы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Безгә кунакка угез килә» дип аталган программаны тәкъдим итәчәкләр.
«Олимп» УСЗда - Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында бокс буенча ярышлар.
6 гыйнвар
Көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр ял паркында балалар өчен Раштуа бәйрәменә бүләкләр ясау буенча, ә скверда - «Рождественские ангелочки» дигән мастер-класслар үткәреләчәк, РМЙ каршындагы мәйданда - «Кышкы уеннар» булачак.
Кичке 4тән 6га кадәр РМЙ каршындагы мәйданда Архангел АМЙ хезмәткәрләре тарафыннан «Мы гадали, колядовали, вместе праздник отмечали» дип аталган күңел ачулар оештырылачак.
«Олимп» УСЗда Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында мини-футбол буенча ярышлар.
7 гыйнвар
Көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр ял паркында балалар өчен - «Күңелле стартлар», скверда - «Кар бабайлар гаиләсе» дигән мастер – класс, РМЙ каршындагы мәйданда - «Рождественский сюрприз» күңел ачу чарасы узачак.
Кичке сәгать 4тән 18:00гә кадәр Тубылгы Тау АМЙ хезмәткәрләре РМЙ каршындагы мәйданда «Хуш килсен Яңа ел» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәкләр.
Хоккей кортында Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында хоккей матчы узачак.
8 гыйнвар
17:00 сәгатьтә РМЙ каршындагы мәйданда Раштуа бәйрәменә карата «Под новой звездой» халык җыры фестивале утәчәк.
«Олимп» УСЗда да - Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында бадминтон буенча ярышлар.
Барлык теләүчеләр яңа ел каникулында «Олимп» УСЗга килеп, футбол һәм волейбол уйный яки тренажерларда шөгыльләнә ала. Ял көннәрендә шулай ук «Жемчужина» бассейны да эшли.
Бәйрәм көннәрендә РМЙда көндезге 12дән башлап төнге 11гә кадәр «Kinomax» кинозалы үз эшен дәвам итә.
Нет комментариев