Яңа Чишмәдә «Кыш Бабай резиденциясе» ачылды
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә «Кыш Бабай резиденциясе» ачылды

4 гыйнварда барлык теләүчеләр дә РМЙ каршындагы мәйданда ачылган Кыш бабай резиденциясендә була алдылар.

Яңа Чишмә халкы өчен әлеге бәйрәм кичәсен Чертуш, Зирекле, Әдәмсә, Волчья Бистәсе, Красный Октябрь һәм Екатериновка АМЙ хезмәткәрләре оештырды.

Бәйрәмнең төп кунаклары, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар Кызы иде. Алар олылар һәм балалар белән төрле уеннар уйнадылар,табышмаклар әйттеләр, ярышлар үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе җыр-биюгә үрелеп барды. Балалар да, әти-әниләр дә кышкы салкынга карамыйча, барлык конкурсларда бик теләп катнаштылар, иң актив катнашучылар исә Кыш бабайдан призлар һәм татлы бүләкләр алдылар. Кичә бик күңелле үтте һәм мәдәният йортларының иҗат коллективлары чыгышы белән тәмамланды. Яңачишмәлеләр чыршы янында үткән бәйрәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.



Нет комментариев