Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

2022 елның май ае ничек көтелә

Апрель ахырында һәм майда һава торышы куандырырмы?

Профессор, география фәне докторы, Башкорт дәүләт университетының Гидрология һәм геоэкология кафедрасы мөдире Әүфәр Гәрәев әйтүенчә, узган елдагыча апрельнең икенче яртысында һава температурасының кискен күтәрелүе һәм корылык булуы мөмкин түгел.

Галим сүзләре буенча, апрель температурасының 1-2 градуска югарырак килүе гаҗәп түгел. Моны аномалия дип әйтеп булмый. Май аенда республикада яшәүчеләрне кояшлы һәм җылы көннәр көтә. Ләкин, айның беренче яртысында салкын агым кергәләп алачак. Төнлә һава температурасы -2, -3 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар әйтүенчә, киләсе атнада һава торышы салкынча һәм болытлы булачак. Һава температурасының күтәрелүе ай ахырында булачак. Термометр +19, +21 градуска күтәреләчәк.

Май бәйрәмнәрендә һава торышы капма-каршы булачак. Җылы һәм кояшлы көннәр яңгырлы көннәр белән алмашынып торачак. Май бәйрәмнәренең иң җылы көннәре 9 һәм 10 май булачак. Һава +20, +22 градуска кадәр җылыначак. 12 майдан җәй җылысы киләчәк, һава температурасы +24, +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Галим сүзләре буенча, бу җәй коры булмаячак. Узган ел белән чагыштырганда явым-төшем күбрәк булачак һәм гомумән җәй уңайлырак киләчәк

Чыганак: Башинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев