Татарстанда атна ахырына бераз җылытачак
Һава торышы

Татарстанда атна ахырына бераз җылытачак

Татарстанда якындагы көннәрдә коры һава торышы сакланачак, әмма атна ахырына республикага яңгырлар киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Дүшәмбе, 16 ноябрьдә, явым-төшем булмады, көндез һава +1...+3 градуска кадәр җылынды.

Сишәмбе, 17 ноябрьдә, республиканың күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми. Көнчыгышта урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә температура 0...-5 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2 ...+2 градуска кадәр булачак. Тәүлек буена урыны белән томан һәм бозлавык булуы ихтимал.

Чәршәмбе, 18 ноябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак, көндез -1...+2 градуска кадәр булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, Татарстанга атлантик циклон йогынты ясаячак. Төнлә юеш кар, көндез яңгыр көтелә. Төнлә 0...-5 градус, көндез +1...+4 градус булачак. Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал.

Синоптиклар фаразлавынча, 20 һәм 21 ноябрьдә республикада яңгырлар явачак. Көндез һава +2...+5 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев