Фанилыкның үз тәмугы
Язмыш

Фанилыкның үз тәмугы

Ир шашынып калды. Ут бишектәге майга сикергән дә, ялмавыздай котырына — корбан сорап, югарырак үрли иде.

Дәвамы.  Әсәрнең башын монда укый аласыз

Фанилыкның үз тәмугы

«Гаебем зур, Рауза. Балта сузып инәлдең... Чап, дидең. Кулым күтәрелмәде шул. Ничек чабыйм?! Балаларымның анасы бит син, яратып өйләнгән хатыным. Ул хәлләрне инде меңенче кат башымнан үткәрәм, меңенче кат синең иңрәп караган күзләреңне күрәм. Төшләремә керәсең, Рауза. Кермә зинһар бүтән. Кермә!»

Айбулат аз сүзле, кырыс холыклы бабасының сирәк-мирәк «телйомшарткыч» (ул шулай ди иде) белән тамагын чылаткан вакытларын да күргәләде. Бу хат шундый чакта язылгандыр күрәсең.

Кердем карурманнарга,

Бер кычкырып җырларга.

Бәгърем, бергә булсак сүз бир,

Ни күрсәк тә чыдарга, — диеп елый-елый җырладың да микән, бабакай?

«Аракы да басмый ич бу йөрәк януларын, Рауза! Юк, курыкма, алай сәрхүшләнеп, рисвай булып йөрмим, ни дисәң дә, укытучы ич мин. Авылның күз уңындагы кешесе. Бер абруең төшсә, беттең дигән сүз. Әҗәле җиткән бер үләр, абруе киткән көн дә үләр. Хәер, син анда күктән барысын да күреп ятасың ич инде ул, име? Балалар исән-сау, Нурия генә шул көннән бирле читләште.

Минем күзләремә туры карамаска тырыша. Сизәм инде, мине гаепли. Бөтенесен сөйләп бетермәсәм дә, мине гаепли. Бер йомшарып киткән чагымда Зифага ычкындырган идем, әллә ул җиткергәнме? Үзе, юк, әйтмәдем, ди инде. Әйтсә дә әйттем димиләр инде андыйны. Гаебең синеке булгач, кешегә үпкәләүдән ни фәтва».

Фанилыкның үз тәмугы

Гаилә тарихы: Зифа апай һәм икенче никах

Әбекәйләре авариядә үлгәч, ярты елдан соң ике балалы хатын алып кайткан бабасы. Түбән очтагы Зифа атлы ул апай өч балалы тол ирне кызганып килгәнме, бергә-бергә тормыш йөген тарту ансатрак булыр дип уйлаганмы, кем белгән инде анысын хәзер. Тик үзенең ике малаен әнкәсе карчыкта калдырып, ике арада озак йөреп бетә алмаган, берәр елдан соң кире кайтып киткән, диләр.

Бабасының хәсрәтен хәмер белән юарга тырышкан, үз эченә йомылган чаклары. Күңеленә үткәрмәгән кешедән нинди җылылык булсын инде, араларында җылылык булмаганга киткәндер ул. Аннары берәр елдан соң, яше утызга якынаеп килгән сазаган кызны димләгәннәр. Ул укытучы апа Айбулатлар өчен әби булып, бабасы белән килешеп кенә яшәделәр. Болары — ир белгән гаилә тарихы.

«Кайвакыт сине дә гаеплим мин, Рауза. Казан читендәрәк йорт салыйк, балаларга да, үзебезгә дә шәһәр тирәсендә уңайрак булыр, дип син үгетләдең ич мине. Аңлыйм инде, ат абынса да, ишәк гаепле. Ничек тә бу әрнү утының бер өлешен булса да киметәсе иде ич, Рауза! Их Рауза, Рауза! Нишләп шулкадәр уңган булдың соң син? Ят идең шунда авылда, берәр кайчан төгәлләнер иде әле ул төзелеш. Юк бит, син һаман булышасың килеп әтәләндең, аз булса да ярдәмем тияр, акча да янга калыр, дидең. Җәйге ялыңда төзүчеләрне ашатырга дип йөрмәсәң, ул хәл булмас та иде ич.

Тукта, Әхмәтҗан! Кара, ничек оста гына гаебеңне башкага өеп куймакчы син, ә?! Җирбит!»

Фанилыкның үз тәмугы

Фаҗига: «Урал» мотоциклында һәлакәт

Айбулат белгән кадәре — әбисе белән бабасы «Урал» мотоциклында Казаннан авылга кайтканда, икенче бер мотоцикл белән бәрелешкән. Әбисе үлгән, бабасы, берничә ай хастаханәдә ятып чыккач, аякка баскан. Икенче мотоцикл хуҗасы да авыр җәрәхәтләнгән булган, шулай да тернәкләнгән ди. Җәелеп китеп сөйләнмәгән бу хәлнең тарихы шулай кыска иде. Әгәр теге көнне авылда бу сары дәфтәрне укымаса, төзәтеп булмаслык фаҗига булган, һәм моңа беркем дә гаепле түгел дип кабул итәр иде.

Ләкин Айбулат көндәлекнең соңгы сүзенә, соңгы ноктасына кадәр укыды шул инде. Ул бу көнне үзе шунда булган сыман аермачык күз алдына китерде һәм хәзер... оныта алмый иде.

Фанилыкның үз тәмугы

 Көндәлекнең төп вакыйгасы: Ут эчендәге Рауза

...Эңгер-меңгер вакыты. Әхмәтҗан бишекле матаена (авыл халкы шулай кыскарта мотоциклны) утырган да авылга таба оча. Очмас иде — өч балага күршеләр күз-колак булып торса да, кичке авылның үз мәшәкатьләре муеннан ашкан: көтү каршылыйсы, сыер савасы, малларны барлап абзарга ябасы... Үзләренең мүкләк сыерлары да унике яшьлек Нуриягә баш бирергә тормый, анысы да хатыны өстендә.

Әнә Раузасы да угалана: иртәдән балаларны калдырып киткәннән бирле көне буе төзүчеләрне ашатып, вак-төяк йомышка йөреп алҗыган йөзендә тизрәк кайтып җитү теләге. Кечеләре Идрискә биш кенә яшь, апаларын тыңлады микән, су буена төшмәдеме икән? Бигрәк кыбырсык ич, белексез чагы — бәла-каза ясап куймасын. Өстәвенә кигәвен вакыты: Акмаңгайның җиленнәре шешеп беттеме икән инде? Аны Нурия түгел, үзең сава алсаң да мең шөкер.

Рауза, ике аягы арасына кыстырып куйган сумкасын, аумасын дип, җайлабрак куйды. Өч литр сыек май, Казан күмәче, балаларга дип алган клиндерләр, суыра торган кәнфитләр — бу юлы куян күчтәнәче мулдан иде. Әтиләренең акча алган вакыты.

-Кайтып җитәргә күп калмады инде, — дип куйды хатын үзалдына, ире ишетерлек итеп.

-Ярты сәгатьләп булыр, — диде Әхмәтҗан, әллә җөпләгәндәй, әллә озак әле, дигән сыман.

Борылышка җиткәндәрәк аларга таба бар куәтенә куып матай килүен күз чите белән генә күреп өлгерде ул: беренче мизгелдә тимергә тимер килеп бәрелүдән колак тондыргыч тавыш һәм пычак белән ярып җибәргәндәй авырту гына сизде. Аңга килгәндә, әйләнеп капланган мотоциклга ут капкан, ул юл читендә арышлар арасында ята иде. Ирне хатынының ачыргаланып кычкырган тавышы сикереп торырга мәҗбүр итте.

Бишек, каты бәрелүдән яньчелеп, Рауза шунда кысылып калган, ярты гәүдәсе белән җирдә яткан хатыны илереп кычкыра иде:

-Әхмәтҗан! Әхмәтҗан! Коткар, янам! Янам, Әхмәтҗан!

Ир шашынып калды. Ут бишектәге майга сикергән дә, ялмавыздай котырына — корбан сорап, югарырак үрли иде. Ул, титаклый-титаклый, хатыны ягына ыргылды. Җан көченә аны сөйри башлады.

-Ай! Үләм, үлә-әм! — Рауза авыртуга түзә алмый бәргәләнде. — Чап, Әхмәтҗан! Аякларны чап. Балта минем артта... — Аның өзек-төзек әйткән сүзләре ирнең башына башта барып та җитмәде.

-Чап, дим! Түзә алмыйм, чап!

Әхмәтҗан, аның сүзләре көченә буйсынып, утыргыч артыннан балтаны тартып чыгарды. Ут инде, әрсезләнеп, колачын тагын да киңрәк җәя башлаган, ыржайган авызыннан үлем исе килә иде. Ир балтаны күтәрде дә туктап калды.

-Булмый!

Ул балтаны әллә нинди ярсу белән читкә ыргытты да янә ялкын эчендәге бишекне каерырга тотынды. Ут кулларын өтте — ул аны сизмәде, тешен кысып, аяклары белән этеп, ничек тә хатынын бу җәһәннәм утыннан коткарырга теләде.

-Балалар... бала... ларны кал.. дырма... — дип ыңгырашты хатыны.

Бераздан ул тынды: әллә коточкыч авыртуга түзә алмыйча аңын югалтты, әллә инде фани белән хушлашты ук... Ә ут тынычланмады — ялкын тагын да котырыныбрак үлем биюен биеде. Куллары гына түгел, йөзе-бите янган Әхмәтҗан, ут куәтенә бирешеп, читкә тайпылды. Күз алдында ялкыннар зурайганнан-зурая барып, кичке тымызык һаваны көек исе белән тутырды…

Фанилыкның үз тәмугы

Әхмәтҗанның үз-үзенә сораулары: «Нишләп кулым бармады?»

«Бер Әхмәтҗан эчендә ике төрле кеше яшәп ята, Рауза. Берсе аның — җитди, таләпчән директор. Ул вазифаны да йөкләделәр бит әле. Син сөенгән булыр идең бәлки. Күптән түгел чыгарылыш укучылары белән очрашу булган иде. Әхмәтҗан абый, яхшы билгегә бигрәк саран идегез инде, диләр.

Алла белә — бишле, мин беләм — дүртле, утыр, өчле, ди идегез дә, шапылдатып өчле куя идегез, диләр. Урыслар әйтергә яраткан „гололобыйлар“ мәктәбе иде ич бездә, диләр. Бөтен малайларның башын тап-такыр иттереп кырдырып йөрттердем шул. Самадурлыктан түгел бу, син бит инде беләсең. Җебегән булсаң, мәктәптә тәртип тә юк, уку да юк. Тырышлыклары белән алдырсыннар, шулай аерылып торсыннар.

Карале... Беләсең, дидем дә... Кая инде ул кешене кеше белеп бетерү, үзеңне үзең аңламаган чаклар да була. Ул көн яңадан кабатланса, ниләр эшләячәгемне әле һаман да белмим ич, Рауза. Куркакмы мин, йомшакмы — белмим. „Чап!“- дидең... Ике аяксыз да яшиләр ич кешеләр... Исән калган булыр идең. Нишләп кулым бармады соң?! Куркаклыкмы бу? Тавык та суя алмый идем ич, беләсең... Ә монда... Их! Ул икенче Әхмәтҗан эчендә нинди утлар янганын беркем дә белмәсен өчен әллә нинди битлекләр киеп бетердем кебек тоела үземә».

«Нигә һаман яза бу, димә, Рауза. Синең белән сөйләшми, кем белән сөйләшим. Ышанып эч бушатырга беркемем юк. Шәмсия, өченче хатынымны әйтәм, начар хатын булмады үзе, начар дип әйтсәм, телем корысын. Мин мәктәптән кайтып, командир роленнән чыгып җитә алмыйча балаларыма кырысрак булсам да йомшартып җибәрә белә. Башлангыч сыйныф укытучысы шул: теле дә мамыклы, күңеле дә әйбәт. Һай җаным, дип әйтүгә, катырак сүзгә дип ачылган авызың ябыла да куя. Шулай да бөтен эч серемне сөйлисе килми нишләптер. Ачыл гына бит юкса — аңлар иде, киңәш-фәлән бирер иде, һич югы эчең бушап калыр иде.

Мин болай да җәелеп китеп сөйләшүне белми идем ич инде анысы, хәзер бигрәк тә азсүзлеләндем. Артымнан „телсез Әхми“ дип йөртәләрдер әле баксаң-күрсәң.

Синең белән яшәгәндә сер бүлешә идекме соң әле? Карале, балалар да йорт хәлләре, мәктәп турында гына сөйләшә идек түгелме соң. Алай да, мин сиңа, син миңа ышана идек ич ул, име? Син миңа ышана идең... Инәңне! Тагын шул бер балык башы! Нурия турында язарга дип кенә утырган идем, күңел арбасы һаман шул бер якка салулый да куя.

Фанилыкның үз тәмугы

Нурияне әйтәм... Миңа рәнҗеп, мине гаепләп карый дип уйлап, эчтән генә көйрәп йөри идем, бүген менә уйлап куйдым әле: ул бит сине юксынудан шулай тилмереп караган миңа, аңа бит психолог кирәк булган. Шәһәрдә яшәсәк, бәлки шулай итәр идем кебек. Аңа башым эшләп җитсә.

Инә белән җеп сыман идегез шул сез. Әнкәсен югалту хәсрәтен кечкенә йөрәге аша берүзе үткәргән ич ул. Ә мин ничектер аның белән утырып, күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшә дә белмәдем. Хәзер соңдыр инде. Укып, гаилә корганнан бирле, кайтып күренергә дә атлыгып тормый. Юньсез ата булдым инде мин, Рауза. Кеше баласын тәрбияләргә тырыштым, имеш. Аларны да тәрбияләү булмаган инде ул, яхшы белем бирергә тырышам дип, каты кулда тотарга маташу булган».

«Син бер генә яндың, Раузам!» — Кырык еллык юксыну

«Син бер генә яндың, Раузам! Мин гомер буе шул уттан чыгып җитә алмыйм. Менә кырык ел инде. Кара, ул чакта безгә кырыгар яшь идеме әле? Синнән ике тапкыр озаграк яшәгәнмен икән. Яшәү диеп булса инде...

Кырык елда бер көн дә онытылмый тордың димим инде. Эш-эш дип, йорт дип, өч баланы кеше итәм дип дөнья мәшәкатьләренә чумган көннәрдә ерактарак, томан артындарак калгалап тордың инде, яшермим. Кеше психикасы өзлексез ярсып-ялкынсынып тора алмыйдыр инде ул — акылдан язуың да бар. Мин әлегә үз акылымда, шөкер. Ара-тирә исемнәр онытылгалый, уйлап-уйлап та искә төшмәгән хәлләр дә бар. Догалар да авыр ятлана — бакый дөнья читенә килеп җиткәч, анысын да уйлыйсың икән ул — синең рухка багышлап догалар укый башладым, Рауза.

Зиһенем бөтенләй таралып киткәнче бер сорауга җавап табасы иде дим, Рауза. Әгәр тагын шундый хәлгә тарсам, кулыма ул балтаны алыр идемме икән? Ни өчен теге юлы сине коткара алмадым? Элегрәк „нишләп Раббыбыз сиңа шундый җәза, шундый үкенечле үлем биргән?“ дип уйлый идем, хәзер „нигә миңа шундый җәза бирде икән“ дип уйлыйм».

Айбулат көндәлектәге соңгы сүзләрнең язылу вакытына игътибар итте. Үләренә ике ай кала язган икән. Бабасы, кисәк кенә хәле китеп, телдән калган, диделәр. Беркем белән бәхилләшә дә, бәхиллек тә сорый алмыйча, берәр атна шулай күзгә карап яткан да фани дөнья белән алыш-бирешен өзгән.

Фанилыкның үз тәмугы

... Айбулат кәгазь кыштырдаган тавышка уянып китте. Күпме йоклагандыр, хатыны кайткан да, ачык калган сары дәфтәрне күреп, укып (хатын-кыз ич ул!), хәзер мышык-мышык елап утыра икән.

-Инде кич тә җиттемени? — дип куйды ир күзләрен угалап. Пешкән аяк та сулык-сулык килеп, аның нишләп бу вакытта өйдә ятуын искә төшерәсе итте.

-Эштән сорап киттем әле, — дип куйды Гадилә.

Хатынның укыганнары тәэсирендә утыруы күренә; күзләре яшьле, йөзе уйчан.

-Ә син... — диде ул, һәм бераз тынып торгач, — аның урынында булсаң... ул мотоциклның люлькәсендә мин булсам... мин янсам... нишләр идең?

Айбулат, көтелмәгән сораудан сискәнеп китте, күзләре үзеннән-үзе хатынының озын итәкле күлмәк аша беленеп торган йомры ботларына төште. Юләр сүз сөйләмә әле, диясе иде дә — туктап калды.

-Ә син?..

Ир белән хатын бер-берсенең күзләренә текәлделәр: сынап, шомланып, җавап көтеп... Гүя, күңел күзе белән карап, ышанырга буламы сиңа дигән сорауга җавап көтә иде алар. Ләкин җавап һәрберенең күңел төпкелендә ята, ул бер мизгелдә җанны җәннәт багына да, тәмугка да әйләндерергә сәләтле иде.


Нет комментариев