Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе булачак пенсионерларга хезмәт стажы, пенсия коэффициентлары, бала карау буенча ял һәм армиядә хезмәт итү чорлары турындагы мәгълүматларны алдан ук тикшерергә ярдәм итә.

Мондый әзерлекне пенсиягә чыгарга 1-2 ел кала башларга тәкъдим ителә. Шундый әзерлек алып бару нәтиҗәсендә күпчелек пенсияләрне билгеләнгән сроктан икеләтә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкин.
Пенсия билгеләүгә әзерлекне пенсия яшенә җиткәнче бер-ике ел алдан башлау яхшырак. Бу вакыт эчендә стаж турындагы белешмәләрдә төгәлсезлекләр табарга, җитмәгән документларны соратып алырга һәм булачак түләү күләменә йогынты ясый торган эш чорларын ачыкларга мөмкин.
Бүлек белгечләре һәрвакытта да шәхси счётта тулысынча чагылмый торган мәгълүматларга аерым игътибар бирәләр. Мәсәлән, пенсияләрне исәпләгәндә, рәсми эш еллары гына түгел, армиядәге хезмәт тә, бала тәрбияләү буенча ял да, I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау чорлары да исәпкә алынырга мөмкин. Мәгълүмат булмаган яки ачыклауны таләп иткән очракларда, аны пенсия билгеләгәнче тикшерәләр.
«Кайвакыт кирәкле мәгълүматлар җитмәү пенсия билгеләү вакыты җиткәч кенә ачыклана. Шуңа күрә без документларны алдан ук тикшерергә тәкъдим итәбез. Бер яки ике ел эчендә эш бирүчедән мәгълүматларны белешергә, архивтан мәгълүматлар соратып алырга һәм бәхәсле чорларны ачыкларга мөмкин. Нәтиҗәдә пенсия билгеләү вакытына төп мәсьәләләр хәл ителгән була инде», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
59 яше тулган 1967 елгы хатын-кызлар һәм 64 яшьлек 1962 елда туган ир-атлар 2026 елда гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу хокукы ала. Шул ук вакытта пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш.
Формалаштырылган пенсия хокуклары турындагы мәгълүматны мөстәкыйль дә тикшереп карарга мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәте» порталында шәхси исәп счётыннан өземтәгә заказ бирү дә җитә. Документта исәпкә алынган хезмәт периодлары, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары саны чагылдырыла. Төгәлсезлекләр ачыкланган очракта, булачак пенсионер аларны дөресләү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Нет комментариев