«Эшләү дәверендә Зөлфия апа көн димәде, төн димәде, үз эшен намус белән башкарды. Бөтенебез өчен дә врач булды.

Авылдашларның рәхмәтле сүзләре
«Зөлфия апа мәрхүм әнием күрше авыл кешесе булса да, төнге икенче яртыда килде безгә. Мең рәхмәт аңарга», «Зөлфия апа авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Буран, яңгыр, төн димәде, авыру булганда, төн уртасында да килә иде. Күпме кешене үлемнән алып калды, вакытында күпме балага гомер бирде»...
Әлеге рәхмәтле юллар Шахмай авылы җирлеге төркеменнән. «Авылдагы үзегез хөрмәт иткән кешеләрне атагыз әле» дигән тәкъдимгә иң беренчеләрдән күпләр Зөлфия апа Сабированы атады.
Гомер буе озата барган рәхмәт
Быел 70 яшын тутырган, инде байтактан лаеклы ялда булган фельдшер Зөлфия Миңнулла кызына әле дә авылдашлары ихлас рәхмәтле булып яши. Зөлфия апаның альбомнарын карап утырганда игътибар иттем: бу рәхмәтләр аны гомер буе озата бара икән.

Газета битләрендә «Рәхмәт, Зөлфия!» дип башланган язмалар да, «Игелекле һөнәр иясе» дип олылаганнары да шактый.
«Медпунктта бер кыз эшли,
Исемнәре — Зөлфия.
Авыл халкы алдында ул
Авторитетка ия...» — дип язган булган аның хакында Зәкия апа Гарифуллина. «Көн үтсенгә йөрүчеләр үрнәк алсыннар килеп» дип тәмамлаган ул бу шигырен.
Ана тәрбиясе
Әйе, кем-кем, Зөлфия апа беркайчан да көн үтсенгә йөрүчеләр арасында була алмады. Бу — үзгә холык, үзгә тәрбия. Әнисе Зәкия апа ялгызы гына үстерә аны. Кешегә карата миһербанлы бул, йөзгә кызыллык китермә, ярдәм сорап килгән кешене көттермә, дип өйрәтә үзе дә мең кешенең сере сыйган, һәрчак игелекле-изгелекле булырга тырышкан ана. Соңрак ире Хамит та шундый аңлаучан булып чыга.
Авыл җирендә кеше медпунктка гына килми бит, аларның йортыннан шулай ук кеше беркайчан да өзелми. Кыек сүз әйтү түгел, Зөлфия апа өйдә булмаганда, кемнәр шалтыратуын аерым дәфтәргә дә теркәп бара ире. Кызганыч, инде әнисенең бакыйлыкка күчүенә — алты, ире үлгәнгә тугыз ел узган.

Язмышка язылган һөнәр
Ә һөнәр сайлауга килгәндә, башына бүтән төрле уй килми дә аның. Мөгаен, Аллаһтандыр. Ул үзе дә төрле катлаулы хәлләр турында сөйләгәндә, Аллаһ ярдәм иткәндер, ди. Хәзер биш вакыт намазын калдырмаган, дини белем алган Зөлфия апа күп нәрсәгә шулай фәлсәфи яктан карый. Аллаһ яхшылыкны кешеләр кулы белән эшли бит.

Казанга югары уку йортына барырга уйлаган җиреннән Чистай медучилищесын сайлавы да язмышына язылгандыр. Кырык ел гомерен багышлаган хезмәткә нигез шунда салына. Хәер, нинди кырык кына булсын инде! Лаеклы ялга чыккач та, әле күп еллар, гадәт буенча "үз Зөлфия«ләренә килә, шалтырата, киңәш сорый авылдашлары. Кулы шифалы, диләр. Сүзләре белән дә терелтә, диләр. Мин боларны аның хакында язылган мәкаләләрдән чыгып та әйтәм.
-Станокны гына куйдың да киттең бит ул пенсиягә чыкканда, ә монда син белгән кешеләр, авылдашларың. Кемгә нәрсә кирәген биш бармагың кебек беләсең, — ди ул үзе бу турыда.
Үлем белән көрәшкәндә
Нинди генә четерекле хәлләрне күрергә туры килми аңа. Газетада, мәсәлән, мунчада ис тиеп инде яртылаш үлгән берәүне коткаруын тасвирлыйлар. Ул вакытта туган авылы Чаллы Башыннан йөреп эшләгән чагы әле. Егерме ел йөри ул Шахмайга: юлсызлыкны да күрә, җил-яңгырда, кар-буранда бер көн калмый, кайвакыт эштән кире кайткач та барырга туры килә. Бу очрактагы кебек. Әле өстеннән салып, үз эшләренә тотынган гына була. Ике сәгать үлем белән көрәшү бушка үтми — терелә егет.
-Берсендә сарык кыркып торган вакытта килеп дәштеләр, — дип көлә Зөлфия апа. — Яртылаш кыркылган сарык башкаларын куркытып шактый йөрде әле, — ди.
Ул вакытта өйдә бәби таптыру катгый тыелган булса да, бер тапкыр андый хәлне дә үткәрә. Кендек бавы муенына чорналган баланы исән-имин таптыра. Соңыннан, өстәмә укулар вакытында гына, фельдшер-акушерлык хезмәтендәге авыр очраклар турында тыңлаганда, моның никадәр катлаулы хәл булуын бөтен нечкәлекләре белән аңлый. Ә ул вакытта, һәм меңәрләгән башка очракларда, ул бары тик бөтен белемен һәм осталыгын җигеп, ярдәмгә генә ашыга.
Җаваплылык – һөнәр нигезе
-Боларның барысының да артында җаваплылык ята торгандыр, — ди Зөлфия апа. — Әгәр синең һөнәреңә башкаларның сәламәтлеге, кайвакыт гомере үк бәйле икән, башкача мөмкин түгел.
Шуңа күрә авыру терелеп, үзен яхшы сизә башлаганчы китми тора ул алар яныннан. Өйгә кайткач та, борчылып, хәлләрен белешә.
Заманында авылда машина сатып алучылар күбәйгәнгә дә иң шатланган кеше авыл фельдшеры булгандыр, мөгаен.
Кирәк вакытта шул тирәдәге 5-6 йорт машиналы булды дигән сүз бит бу. Күрше күршесен авыр хәлдә калдырмаячак, районга төшерергә кирәк булса да, иң элек күршегә керәсең. Шулай фикер йөртә авыл кешесенең психологиясен яхшы белгән Зөлфия апа.
Киләчәк буынга теләк
-Медик һөнәрен бик авыр һәм җаваплы һөнәрләрдән саныйм, — ди ул, үткәннәренә борылып карап, хатирәләр барлаганда. — Бу һөнәрне сайлаучыларда сабырлык һәм авыруларга чын күңелдән ярдәм итү теләге булсын иде, — диеп тели.

Үзенең игелекле хезмәте өчен авылдашларының чиксез ихтирамын да, рәсми мактау кәгазьләрен дә күп ала Зөлфия апа Сабирова. Районда бик сирәк кешедә генә булган олы бүләк (ул алганда 4 кеше генә була) — «Отличник здравоохранения» күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгән ул.
Сүзе белән эше аерылмаган, гомере буе яшьтән сайлаган һөнәренә тугры калган һәм беркайчан да үкенмәгән бәхетле кешеләрнең берсе ул — безнең Зөлфия апабыз!
Нет комментариев