Аномаль эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Һава торышы

Аномаль эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

Аномаль эсселек дәвам итә.

Бүген һава температурасы, кичәге кебек, +30+35 чикләрендә тирбәлә. Республика Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә һава температурасы шул дәрәҗәдә сакланып калачак. Төнлә дә бик җылы: +20+25 градус. Көндез кайбер районнарда аз гына яңгыр көтелә.

Җомга һәм шимбәдә дә  температура үзгәрми: шул +30+35 градус. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак. КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, мондый эсселек кимендә 10 көн буе торачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/06/57017/

 


Нет комментариев