Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Атна ахырында Татарстанда +31 градуска кадәр җылытачак

Республика территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак.

Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак. Һава температурасы атна азагына гына күтәрелергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген, 27 июльдә, республикада һава торышын атмосфера фронты билгеләячәк. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм көчле җил алып киләчәк.

Чәршәмбе, 28 июльдә, төбәк кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, ә көндез коры һава торышы булачак. Һава температурасы төнлә +8…+13 градус һәм көндез +20…+25 градус булачак.

Синоптиклар фаразларынча, 29 июльдә Татарстанга төньяк-көнчыгыш циклоныннан атмосфера фронты киләчәк. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез яшенле яңгыр һәм 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә +6…+11 градус, көнбатыш районнарда +14 градуска кадәр җылы. Көндез һава температурасы +21, +26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга, 30 июльдә, республикада һава шартлары тотрыксыз кала. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга да мөмкин. Һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак: төнлә 12-17 градус җылы һәм көндез - 23-28 градус.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Шимбә, 31 июльдә, төнлә һава температурасы +14…+19 градус һәм көндез — 26-31 градус җылы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев