Һава торышы

Һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Бүген, 28 октябрьдә, һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда аязучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр, төнлә җепшек кар явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.

Төнлә – 1-4 градус, көндез 3-8 градус җылы булыр дип көтелә.

Чыганак


Нет комментариев