Бүген Татарстанда көндез +23 градуска кадәр җылыта
Һава торышы

Бүген Татарстанда көндез +23 градуска кадәр җылыта

Җомга көнне, 6 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасының үзгәрүе көтелә.

Әгәр төнлә республикада суытса, көндез һава +23 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 13 метр тизлектәге җил булуы ихтимал. Караңгы вакытта һава температурасы +2...+7 градуска кадәр, урыны белән туфракта 0 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары +18...+23 кә кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев