Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Эссе быел җәй

"Безгә бит бер атнага, ун көнгә генә фараз кирәкми. Өч ай алдан безнең белән нәрсә буласын беләсебез килә", - ди Президент.

Эссе быел җәй. Елның бу фасылы нинди булырга тиеш булса, шундый килде. (Без куртка киеп йөрергә өйрәнеп беткән идек, югыйсә). Яңгыр булмаганга игеннәр, бакчадагы культуралар гына үсә алмыйча интегә. Печән дә быел узган елдагы кебек куе һәм биек булып үсә алмады.

Бу проблеманы бүген Татарстан Дәүләт Советында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәрде.

"Бүген шәхси хуҗалыкларны да азык белән тәэмин итү өчен барлык ресурсларны мобилизацияләргә кирәк. Резервлар бар, ресурслар бар. Әмма оештыру мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Белгәнебезчә, кайбер районнар инде күрше төбәкләр белән эшли”, - ди Президент. Бу сүзләрне ул “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Захаров докладыннан соң җиткерде.

Парламент вәкиле Таһир Һадиев, корылык һәм эсселек аркасында, республиканың 38 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде, дип искәртте һәм Сергей Захаровтан башка биш районда гадәттән тыш хәл режимы ни өчен кертелмәгәнлеге белән кызыксынды.

"Биш муниципаль район ни рәвешле төшереп калдырылды? Бүген сайлаучылар һәм хуҗалык җитәкчеләре шул хакта сораша. Бөтен җир көя, температура нормадан ике тапкыр - 10 градуска артык. Сез 10 кв.метрда урнашкан прибордан гына чыгып эш итәсез. Ә тулаем территория 150 мең гектар тәшкил итә. Комиссия белән чыгарга, уҗымнарның торышын  карарга ярамыймы?"—дип мөрәҗәгать итте парламентарий идарә җитәкчесенә.

Захаров 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы карар җирлекләрдә атмосфера һәм туфрак корылыгына карап кабул ителгән, дип аңлатты.

"Ни өчен без төшереп калдырдык" мәсьәләсен кую сәеррәк. Без бернәрсәне дә кертмибез дә, чыгармыйбыз да. Күзәтүләр генә үткәрәбез. Мәгълүматны Хөкүмәткә, Президент Аппаратына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирәбез. Карар шунда кабул ителә", — дип  ачыклык кертте докладчы.

Захаровны  Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең ике утырышы үткәрелүен искәртте.

“Барлык карарларны да килештереп кабул итәбез. Мин бу мәсьәләдә аның гаебе бар дип әйтмәс идем. Без һәрвакыт эссегә чыдам культуралар һәм мелиорация турында сөйләштек. Узган ел уңыш булды, Захаровны  искә алучы да булмады. Быел яңгыр юк, кирәк булмаганда, яңгыр явачак..., - дип ассызыклады ул. — Без килешеп эшлибез. Һәм безнең идарә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, шактый яхшы җиһазландырылган".

«Безгә бит бер атнага, ун көнгә генә фараз кирәкми. Өч ай алдан безнең белән нәрсә буласын беләсебез килә. Мин коллегаларыбызның эшен болай бәяләмәс идем. Мөмкинлекләрдән чыгып, без барысын да эшлибез. Захаровны сүгеп кенә, яңгыр булмаячак. Аллаһы Тәгаләгә безгә ярдәм итсен. Чынлыкта хәл бик катлаулы", — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-sgep-ken-yagyr-bulmas

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев