Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда бүген җылы, ялларга суыта

Ял көннәрендә Татарстанда эссе һава көтелми. Салкынча атмосфера фронты кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы киләсе атнада гына күтәрелә башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә көньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында тәүлеклек уртача температура нормадан 4-6 градуска түбәнрәк булган. Кайбер районнарда явым-төшем өч тәүлек эчендә айлык норманы тутырган, кайберләрендә – нормадан күбрәк яуган.

Җомга – 10 июньдә кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен көтелә. Көндез +21+26 градус, төнлә +9+14.

Шимбә – 11 июньдә термометрның терекөмеш баганасы көндез +20+25ка кадәр күтәреләчәк. Төнлә +10+15 градус җылы.

Якшәмбе – 12 июньдә салкынча: көндез һава температурасы +15+20 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә аз гына яңгыр, +8+13 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 13 һәм 14 июнь көннәрендә явым-төшем көтелми. Һава температурасы әкренләп күтәрелә башлаячак. Көндез 13 июньдә һава+19+24, 14 июньдә +21+26 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак  https://vatantat.ru/2022/06/84271/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев