Татарстанда салкынча, җилле һава торышы көтелә
Бүген Татарстанда көчле җил көтелә: тизлеге урыны белән 15-18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез 10-12, төнлә 2-3 градус җылы булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев