Синоптиклар Татарстанда салкыннар көтелүе хакында хәбәр итә
11 һәм 12 гыйнварда Татарстанда салкыннар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 11 гыйнварда, көндез 12-17, ә төнлә 22 градуска кадәр салкын булачак.
Иртәгә, 12 гыйнварда, көндез 17-22, төнлә урыны белән 32 градуска кадәр салкыннар булыр дип фаразлана.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
Нет комментариев