Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Якшәмбедән Татарстанда суыта башлый

Бүген Татарстанда һава температурасы 0 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Бүген, 5 февральдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысы саклана. 0 градуска кадәр аномаль җылылык, кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Әмма якшәмбедән кар явудан туктый, температура түбәнәя башлый.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Татарстан юлларында күрү ераклыгы кими, көндез температура 0 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

«Республика халкына шуңа игътибар итәргә кирәк: кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр минуслы температура фонында биналар һәм төрле корылмаларның түбәсеннән кар төшүгә китерергә мөмкин», - дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе көнне фронталь система көнчыгышка китәчәк. 6 февральдә төнлә кар яварга мөмкин. Температура (төнге сәгатьләрдә -6..-11, көндез -4..-9 градус) түбәнәя башлар..

Якынча мәгълүматлар буенча, 7 һәм 8 февральдә явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы төнлә -4..-9, көндез -8..-16 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев