Ял көннәрендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Һава торышы

Ял көннәрендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Ял көннәрендә республикада һава торышының начарлануы көтелә, бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11-13 июнь көннәрендә Татарстанда  кыска вакытлы яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 10-17, көндез  21-27 градуска кадәр җылы булачак.

Киләсе атнаның дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә төнлә  13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/06/56306/


Нет комментариев