10 ноябрьдә Яңа Чишмә районының тест үткәрү үзәгендә (Олимп УСЗда) мәктәп укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын тапшырганнар
Балалар түбәндәге төр сынауларны үткәннәр: урыннан озынлыкка сикерү, идәнгә яткан килеш, кулларга таянып, гәүдәне күтәрү һәм төшерү, гәүдәне аркага яткан килеш күтәрү (бер минут эчендә), эскәмиядә басып торган килеш түбәнгә иелү, 10 м дистанцияне бер яктан икенче якка 3 тапкыр йөгереп чыгу.
Кызлар арасында I баскыч (6-8 яшь) сынауларда озынлыкка сикерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр Нурхамәтова Адиләдә (145 см).
Урыннан иелүчеләр арасында иң яхшылары - Нургатина Самирә һәм Мусина Айсылу. Алар гимнастик эскәмиядә басып торган килеш түбәнгә иелү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр - эскәмия сызыгыннан - 11 һәм 10 см.
«Аркада ятып торган килеш гәүдәне күтәрү» күнегүен иң яхшы башкаручылар - Прыткова Ксения, Борисова Ксения (25шәр тапкыр).
Егетләр арасында I баскыч (6-8 яшь) сынауларда озынлыкка сикерүдә Беляев Роман (155 см) һәм Федоров Андрей (150 см) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр.
Эскәмиядә басып торган килеш түбәнгә иелүдә - Вәлиуллин Аким (13 см) һәм Саттаров Әмирнең (10 см) күрсәткечләре яхшы.
Яткан килеш кулларга таянып гәүдәне күтәрү һәм төшерүдә Арсений Абрамов (17 тапкыр) һәм Хәбибуллин Илназ (16 тапкыр) югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Балаларны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Укуларында уңышлар, иҗади һәм спорт казанышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев