Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

27 августта Яңа Чишмәдә 1982 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы булып узды

«Без нинди яшь булганбыз!», - диделәр сыйныфташлар, үз сыйныфларында парталар артында утырып, үз укытучыларының игелекле сүзләрен искә төшереп. Аларның күбесенең инде берничәшәр оныгы бар, ләкин алар күңелләре белән, 40 ел элек булган егетләр һәм кызлар шикелле.

«А» һәм «Б» «сыйныфларында 34 укучы иде, ә очрашуга 15се килгән, икесе - 40 елга беренче тапкыр гына. Алар бу очрашудан бик канәгать калдылар һәм үткән очрашуларга килү мөмкинлекләре булмавына үкенделәр. Теге яки бу сәбәпләр аркасында килә алмаучылар белән ватсап аша элемтәгә кердек: бер-беребезне онлайн рәвештә сәламләдек, ә төшерелгән видеоларны «төркемгә» җибәрдек. Кыскасы, күңел белән барыбыз да бергә идек. 
Очрашуга килүчеләр арабызда булмаган өч сыйныфташыбызның, укытучыларның каберләрендә булдылар. Хәзерге вакытта инде бик аз калган педагогларга исәнлек-саулык теләдек. 
Аннан соң бер-беребезгә изге теләкләр теләп, очрашуыбыз табын артында дәвам итте. Мәктәп тормышындагы мәзәк хәлләрне искә төшердек, уй-фикерләребез белән кабат балачакка кайттык. 
Бу очрашу һәр 5 ел саен, тынгысыз оештыручылар - сыйныфташларыбыз, ирле-хатынлы Петр һәм Валентина Завалишиннар ярдәмендә уза. Алар ничә еллар буе безнең сыйныфның ышанычлы терәге булып торалар, аларның энергиясе озак елларга җитәчәк, дип уйлыйбыз.
Сыйныфташлар исеменнән Ольга Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев