Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

40 ел элек без ниләр турында язган идек

Район Мактау тактасына кертелгән алдынгылар, Петропавел Бистәсеннән намуслы механизатор Анатолий Быстренин, КМС заводының эш көннәре, урып-җыю эшләренең барышы - бу хакта без 40 ел элек язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 31 июль  

 Колхоз һәм совхозлар тәкъдиме буенча районның Мактау тактасына «Татарстан» колхозыннан иң яхшы комбайнчылар Шакир Мөхәммәтҗанов, Әсгать Рәхимов, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Михаил Алешин, Хәбибулла Хәйруллин, ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Александр Шмаков, Николай Филипповский һәм Сергей Козловларның исемнәре кертелгән. Алар урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Р.Г. Хамәтов газета битләрендә авыл хуҗалыгы эшчеләренең хезмәтен саклау эшенең торышы турында сөйли. «Маяк», Куйбышев исемендәге колхозларда, «Красный Октябрь» совхозында тиешле инструктаж үтмәгән затларны эшкә алу фактлары бар. 


«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 2 август.

«Быстренин» һәм аның уллары» дигән язмада газета хәбәрчесе Куйбышев исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Анатолий Михайлович Быстренин турында яза. Ул универсаль механизатор, туңга сөрелгән җирләрне эшкәртүдә куәтле «Кировец» (К - 700) тракторы, ә урып-җыю чорында «Нива» комбайны штурвалы артына утыра. Узган урып-җыюда 6000 центнер ашлык суктырган һәм район буенча алдынгылар рәтендә булган. Быелгы урып-җыю компаниясендә кимендә 7000 центнер суктырырга ниятли.
Анатолий һәм Зинаида Быстрениннар дүрт бала үстерәләр - кызлары Вера һәм уллары Анатолий, Юрий һәм Александр.

Анатолий Михайлович - яшьләрнең остазы да әле, ул коммунистик хезмәт ударнигы. Намуслы хезмәте өчен ике тапкыр «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
КМС заводында эшләүче үз һөнәрләренә тугры кешеләр турында корреспондент В.Румянцев яза.

Смена мастеры Валентина Трунова коллективта абруй казанган һәм бригададагы иптәшләрен дә үзенә тарта. Иң яхшы хезмәткәрләр арасында ул аппаратчы Нина Лобанованы, сөт кабул итүче Мария Темникованы, вакуум-аппаратчы Александр Скачковны һәм башкаларның исемнәрен атый.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив сводкасы буенча 1 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 25%ында суктырылган, «Маяк» колхозы һәм «Закамский» совхозы көзге арыш суктыруны тулысынча төгәлләгән. Бөртеклеләрне җыю буенча «Кичуй», Куйбышев исемендәге колхозлар артта кала, биредә барлык мәйданның 13-14%ы гына суктырылган.

Рәсемдә: Анатолий Быстренин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев