5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Яңа Чишмә гимназиясендә бәйрәм чарасы булып узды
Анда район мәктәпләренең иң яхшы укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре чакырылган иде.
Җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде.
- Сезне һәм райондагы барлык 260 педагогны һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Бүгенгесе көндә сез балаларга белем биреп кенә калмыйсыз - бер генә дә иҗтимагый-сәяси кампания, акция яки өмәләр сездән башка үтми, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүдә дә сезнең өлешегез зур. Районыбызда белем сыйфаты елдан-ел яхшыра бара һәм бу сезнең тырышлыгыгыз белән сугарылган, хөрмәтле педагоглар! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Район башлыгы дәүләтнең мәгариф өлкәсенә гаять зур акчалар сарыф итүен искәртте. Быел гына да безнең районда мәктәпләрне, балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга 200 млн. сумнан артык акча тотылган. Болар барысы да уңайлы уку шартларын булдыру өчен эшләнә.
Педагогларга котлау сүзләре белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина мөрәҗәгать итте.
- Педагогларның төп бурычларның берсе - киләчәктә безнең район һәм бөтен ил язмышын уңай хәл итә алырлык белемле һәм рухи яктан үсеш алган яшьләр үстерү, - дип ассызыклады ул. - Шуңа күрә укытучы эше иҗади гына түгел, ә шул ук вакытта иң авыр һәм җаваплы да әле. -Күп еллар дәвамында хезмәт куйган мәгариф өлкәсе ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кайберләре бүген дә яшь укытучылар һәм безнең өчен үз һөнәрләренә тугрылык үрнәге булып эшләүләрен дәвам итәләр.
Иң беренче итеп сәхнәгә, район башлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыру өчен педагогик хезмәт ветераннары чакырылды. Алар арасында гимназиянең элеккеге директоры Татьяна Сырова, Зирекле мәктәбендә күп еллар укыткан Мидхәт Газыймов, Ленино мәктәбенең физика укытучысы Ирина Жирнова, шул ук мәктәпнең химия укытучысы Гөлшат Насыйбуллина, Архангел мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Янина Масловская, Екатерина мәктәбе китапханәчесе Галина Зяблова, Петропавел (Лидия Лашева) һәм Акъяр (Резеда Хәйруллина) балалар бакчалары тәрбиячеләре, Яңа Иванаево балалар бакчасы директоры Надежда Килеева һ.б. бар иде.
Сәхнәдә шулай ук төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне: «Ел укытучысы» - Черемухово мәктәбенең технология укытучысы Елена Данилова, Зирекле лицееның математика укытучысы Люция Шакирова; «Ел тәрбиячесе» - Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Иванова һәм «Золотой ключик» балалар бакчасы тәрбиячесе Нәзирә Шәйхетдинова; «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» - Яңа Чишмә гимназиясенең физика укытучысы Гөлзидә Рамазанова, «Елның иң яхшы яшь педагогы» - Черемухово мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Ольга Горбунова һәм Яңа Чишмә гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Исмәгыйлова; укытучыларның «Туган тел» мастер-классы җиңүчеләрен - Ленино мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Валасеева; «Ел укытучысы» конкурсының «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче Волчья Бистәсеннән Гөлзидә Җәләлетдиноваларны хөрмәтләделәр.
Шулай ук республика олимпиадалары призерларын әзерләгән 9 укытучы да бүләкләргә ия булды. Черемухово мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Шабалдина - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» билгесе; Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина; татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гафиятова; Яңа Чишмә гимназиясенең уку эшләре буенча директор урынбасары Ирина Ермолаева, Тубылгытау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хәлиуллина, Яңа Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Шолгиналар РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Моннан тыш, 12 педагог район башкарма комитетының Мактау грамоталары, 8 педагог - укучыларны ДЙАга әзерләүдә катнашулары өчен район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде. Һөнәри осталыклары, иҗади энергияләре һәм мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен тагын 9 укытучы район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде.
Әлеге чарада хөрмәткә лаек булучыларның барысына да чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Гимназия укучылары педагогларга рәхмәт сүзләре белән видео - котлау, шулай ук бию, укытучыларның эштә һәм өйдә мәшгульлеге турында шаян сәхнә күренеше әзерләгән иделәр. Шулай ук БСМ вокал һәм хореография бүлекләренең яшь талантлары, өлкәнрәк вокалчылар Евгения Янова, Олеся Финагентова һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм күңелле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев