Әдәмсә мәктәбе өр-яңа кебек булган
Әдәмсә мәктәбендә узган тантаналы линейкада укучыларны һәм педагогларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән район башлыгы Вячеслав Козлов, район прокуроры Станислав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновлар котлаган.
Укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен биредә икеләтә бәйрәм, чөнки мәктәптә әле капиталь ремонт та үткәрелгән. Мәктәп балаларның яхшы укуы һәм һәрьяклап үсеше өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган. Биредә химия лабораториясе булдырылган, ул яшь тикшерүчеләрне кабул итәргә әзер инде. Китапханә дә укырга яратучыларны көтеп кала, анда һәр укучы үзе өчен кызыклы басмалар табачак. Азык-төлек блогы аерым игътибарга лаек: яңа кухня җиһазлары балаларның сәламәт һәм тиешле дәрәҗәдә туклануын тәэмин итәчәк.
«Кадерле укучылар һәм педагоглар! Мин сезне бу шатлыклы көн - яңа уку елының башлануы белән котлыйм. Сез бик яхшы ял иткәнсездер һәм хәзер яңа көч белән яңа биеклекләрне яуларсыз, дип ышанам», - дигән Вячеслав Козлов чарада катнашучыларга.
Белем көнендә район җитәкчелегенең котлау сүзләре башка мәктәпләрдә дә яңгыраган, анда тантаналы линейкаларда хакимият вәкилләре булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев