Агитбригада эшен башлап җибәрде
Авыл хуҗалыгы

Агитбригада эшен башлап җибәрде

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыеп алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә.

Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга концерт программалары белән чыга. 
Бүген Тубылгы Тау мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында  агитбригада үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта редакциягә Тубылгы Тау АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.
-“Игенчегә  җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән сәнгать осталары "Агро-Основа" ҖЧҖнең "Тубылгы Тау" бүлекчәсе басуында эшләүче механизаторларны үзләренең чыгышлары белән  ял иттерделәр. 
Рәхмәт сезгә, игенчеләр! Эшләребез һәрчак уңышлы, дәвамлы, нәтиҗәле булсын, дигән теләктә калабыз!


Нет комментариев