Алдынгыларга премияләр булдырылган
Традиция буенча, урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру максатларында, район башкарма комитеты тарафыннан матди стимуллаштыру чаралары расланган.
Нәтиҗәләр 2025 елның 4 августыннан 1 сен-тябрьгә кадәр атна саен ясалачак.
Хезмәт ярышының мәҗбүри шарты булып барлык агрономик таләпләрне үтәү, ягулык-майлау материалларын экономияләү, югары хезмәт дисциплинасы, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен һәм тәүлеклек норманы үтәү тора.
Комбайннар 4 төркемгә бүленгән:
Беренче - «Нива» СК-5, Вектор, Нова-340, Палессе
Икенче - Дон-1500, Акрос-530/550, Нью-Холланд, Мега-360
Өченче - Акрос-580, Тукано-430, Лексион-540
Дүртенче - Тукано-570/580, Торум-750/785.
Атна йомгаклары нигезендә комбайннарның барлык дүрт төркеме буенча да иң яхшы комбайнчылар - 5000 шәр сум, аларның ярдәмчеләре - 2000 шәр сум һәм комбайннардан ындыр табагына ашлык ташу белән мәшгуль булучы иң яхшы машина йөртүчеләр 3000 шәр сум премия белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев