Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгыларга премияләр тапшырылган

Иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә атна саен акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы ярышның өченче атнасына йомгак ясаган.


Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Александр КОЧЕТОВ үзенең ярдәмчесе Сергей БАДЯЕВ белән җиңүче булганнар, алар RSM «Torum -785» комбайнында  атна эчендә 653 тонна бөртек суктырганнар (урып - җыю башланганнан бирле - 1663 тонна).

Комбайннарның икенче төркемендә шул ук хуҗалыктан ярдәмчесе Данила ПЕТРОВ белән Альберт АБРАРОВ иң яхшылары дип танылганнар, алар «Тукано-580» комбайнында бер атнада 563 тонна икмәк суктырганнар (урып - җыю башланганнан бирле - 1828 тонна).

Комбайннарның өченче төркемендә «Козлов В. А.» КФХдан Андрей КОЗЛОВ алдынгы булган. Ул «Нью - Холланд» комбайнында атна эчендә 583 тонна ашлык суктырган (урып - җыю башланганнан бирле - 893 тонна).

 Машина йөртүчеләр арасында «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Андрей ИЛЬГУЗИНның күрсәткечләре иң яхшысы, ул бер атнада SHACMAN а/м белән комбайннардан ындыр табагына 853 тонна икмәк илткән (урып-җыю башланганнан бирле - 1363 тонна).

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов яхшы күрсәткечләргә ирешкән атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар. 

Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре - 2әр мең сум, ә машина йөртүчеләр 3шәр мең сум премия ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев