Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игътибар үзәгендә - кешеләр иминлеге

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында массакүләм чаралар вакытында террорчылыкка каршы саклану мәсьәләләре каралды.

Утырышны     ТКК рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Әдәмсә авыл җирлеге территориясендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы турында АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр АҖ башкарма комитетының даими контролендә тора, хуҗасыз торакларны, шулай ук пропискасыз яшәүче чит затларны ачыклау максатыннан торак секторына ай саен тикшерүләр үткәрелә. Җирлектә милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, бернинди конфликтлар да юк. Учреждениеләрдә һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла. 
Яңа Чишмә районы благочинные Семен Камаев Яңа Чишмә гыйбадәтханәсен паспортлаштыру нәтиҗәләре турында (төгәлләнү стадиясендә) һәм дини учреждениеләрнең милли нигездә дини экстремизм һәм конфликтларны профилактикалау эше турында мәгълүмат бирде. Шунысы куанычлы, районда хәлләр тотрыклы һәм тыныч.
Районда миграция хәленең торышы турында ЭЭБ начальнигы Ранил Нәбиуллин сөйләде. Агымдагы елда якын тирәдәге чит илләрдән вакытлыча килгән 33 чит ил кешесе миграция исәбенә куелган (шул исәптән 16сы - Әрмәнстаннан, 9ы - Әзербайҗаннан, 6сы - Үзбәкстаннан һ.б.). Аларның күбесе эшкә дип килгән. Районда яшәүгә рөхсәтләре булган 40 чит ил кешесе яши (шул исәптән 11 - Үзбәкстаннан, 8 - Таҗикстаннан, 10 - Әрмәнстаннан һ.б.). Миграция законнарын бозган өчен штрафлар салу белән 4 адм. беркетмә төзелгән. Район судына тикшерүгә илдән чыгару буенча бер материал җибәрелгән. 
Чыгыш ясаучы шулай ук Республика (30 август) һәм Белем көненә (1 сентябрь) әзерлек һәм аны уздыру чорында терактларны кисәтү һәм куркынычсызлыкны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында да мәгълүмат бирде.
Бу максатларда ДНД вәкилләрен, авыл җирлекләре активын җәлеп итеп, көчәйтелгән оператив төркемнәр оештырылачак. Мәдәни-

массакүләм чаралар үткәрү барышында җәмәгать тәртибен саклау гамәлгә ашырылачак. Белем көнендә полиция хезмәткәрләре район мәктәпләренә җибәреләчәк. 10 сентябрьгә кадәр мобиль төркем барлык мәктәпләрдә дә үткәрү режимын булдырачак һәм куркынычсызлык чараларын үтәү белән шөгыльләнәчәк.
Белем көнендә һәм яңа уку елы башында терроризм һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары турында РМБ белгече Нелли Сарбашева мәгълүмат бирде. Ул мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын террорчылыкка каршы саклауның торышы һәм куркынычсызлык режимы турында сөйләде. Барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары да хәвеф сигнализациясе төймәләре (ХСТ), янгын сагы пультына сигналны автоматик рәвештә бирү системасы белән җиһазландырылган, 11 мәктәптә һәм 16 балалар бакчасында (районда барлыгы 19 мәктәп һәм шул кадәрле үк балалар бакчасы) видеокүзәтү бар.
Белем көнендә мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләренә керү мөмкинлеге чикләнәчәк, җаваплы затларның кизү торуы оештырылачак.  Районның мәгариф учреждениеләрендә шулай ук балаларның һәм хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча максатчан эш алып барыла.
Аннары ТКК секретаре Татьяна Васильева терактларны кисәтү буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итте.
Утырышка йомгак ясап, Вячеслав Козлов каралган мәсьәләләр актуаль һәм тормыш өчен кирәкле булуларын билгеләп үтте. Алар тиешле хезмәтләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки сүз безнең район халкының гомере һәм сәламәтлеге турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев