Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Архангел терлекчеләренең кәефләре яхшы

Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яхшы нәтиҗәләр белән каршылый.

Сөт сату буенча 2021 ел дәрәҗәсенә карата иң күп артым «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдә. Хуҗалык көн саен кимендә 3,5 тонна сөт сата, узган ел дәрәҗәсеннән 1,2 - 1,3 тоннага күбрәк.

Шундый яхшы күрсәткечләрнең сере нәрсәдә соң? Сыерларның баш саны узган ел дәрәҗәсендә калган, терлекчелектә кадрлар, нигездә, шул ук. Әлеге сорау белән без ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Алексей Кучинскийга мөрәҗәгать иттек.

-  Мондый нәтиҗәгә без терлек үрчетүдә максатчан генетика, яхшы азык базасы һәм, әлбәттә, терлекчеләрнең намуслы хезмәте аркасында ирештек.

Безнең хуҗалыкта таналарны төп көтүгә кертү катгый кагыйдәләр буенча бара - таналар «Генетика-Юг» сөт компаниясеннән сатып алынган орлык белән каплатылган - 100% ясалма орлыкландыру. Шулай ук ай саен сыерларга УЗИ ясыйбыз, ачыкланган авыруларны оператив дәвалыйбыз. Нәтиҗәдә, сыерларның кысырлыгы юк, алар барысы да ел саен ким дигәндә бер үрчем китерә.

- Бүген терлек азыгы рационы нидән гыйбарәт?

- Савым сыерларына җитәрлек күләмдә берьеллык үләннәр бирелә, кукуруздан әзерләнгән масса һәм сыерларның продуктлылыгына карап, кимендә 5-6 килограмм бөртекле фураж ашатабыз. Улакларда барлык минераль өстәмәләр, тоз, акбур бар. Көндез алар әле көтүлектә. Безнең барлык биналар да кышлатуга әзерләнгән, тиздән кышкы араннарда асрауга күчәбез.

- Терлекчелектә кадрлар проблемасы юкмы?

- Бездә машина белән саву буенча тәҗрибәле һәм намуслы операторлар Валентина Поварницына, Людмила Закирова, Ольга Ветрова, Светлана Урядникова, Татьяна Ерашова, Лидия Терикова, Наталья Павлюк һәм Ольга Барсуковалар эшли, шулай ук алыштыручы ике сыер савучы да бар. Терлекчелектә дүрт терлекче эшли. Хезмәт хаклары тотрыклы, барлык шартлар да тудырылган.

-Татьяна Белоглазова җитәкчелегендәге әлеге җәмгыять коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, барысына да нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәт уңышлары телим!

- Бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев