Ашлама туплау дәвам итә
1 март торышы буенча район хуҗалыкларында 3602 тонна минераль ашлама тупланган, ягъни 1 гектарга 48,3 кг тәэсир итүче матдә (т.и.м.) туры килә
Ашлама туплауга «АгроРаздолье» ҖЧҖ зур әһәмият бирә, биредә бүгенгесе көнгә гектарына 128,2 кг т.и.м. бар, «Агро-Основа» ҖЧҖдә - 109 кг/га , «Садыйков М. Х.» КФХда - 74,5 кг/га, «Козлов В. А.» КФХда - 75,2 кг/га.
Калган хуҗалыкларга ашлама туплау эшен активлаштырырга кирәк, чөнки язга күп калмады.
Шулай ук 1 гектарга кимендә 50 кг т.и.м. ашлама туплаган очракта, хуҗалыкларга ашлама сатып алу өчен 1 гектарга 417 сум исәбеннән субсидияләр бүлеп бирелүен дә истә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев