Атна алдынгыларына премияләр тапшырылган
Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясалган.
Атна йомгаклары буенча «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр КОЧЕТОВ (1250 га) һәм шул ук агрофирмадан Иван ГРАДУСОВ (1959 га) көзге һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң уңган механизаторлар дип танылган.
Сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр ВЛАСОВ (514 га) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Павел ФЕЛЬ (200 га) атна лидерлары булган.
Культивацияләүдә «Игенче» ҖЧҖдән Юрий МЕЛЬНИКОВның күрсәткечләре иң яхшысы, атна эчендә ул 700 гектар җирне культивацияләгән.
Сабан культуралары чәчүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр КРАЙНОВ иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән - 753 га.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов басуда чәчү алдынгылары белән очрашкан, аларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар. Исегезгә төшерәбез, тукландыруда, тырмалауда һәм культивацияләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар 3000әр сум, чәчүдә - 5000әр сум премия ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев