«Автобус» операциясе нәтиҗәләре буенча 3 тәртип бозу очрагы ачыкланган
Авыл хуҗалыгы

«Автобус» операциясе нәтиҗәләре буенча 3 тәртип бозу очрагы ачыкланган

Профилактик чаралар 8 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр барган.

Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы полиция майоры Евгений Михайлов билгеләп үткәнчә, «Автобус» операциясе автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, шулай ук республика юлларында юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясаучы тупас бозу очракларын булдырмау максатыннан үткәрелгән.

Яңа Чишмә районы юлларында Автобус» операциясе 8 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр барды. ЮХИДИ инспекторлары  тарафыннан 12 автобус тикшерелгән, нәтиҗәдә 3 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Транспортта укый алырлык булмаган номерлар белән  йөрү -  ике очрак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган һәм куркынычсызлык каешын эләктермәүче – 1 очрак».


Нет комментариев