Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар

Кичә, 26 декабрьдә, авыл хуҗалыгы оешмаларының алдынгы хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, быел игенчеләр мул уңыш җыйганнар, терлекчелектә дә билгеле бер уңышларга ирешкәннәр.

Ул авыл хуҗалыгы форми-рованиеләре хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, СВО зонасындагы якташларыбызга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, барысын да Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

Авыл хезмәтчәннәрен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов та котлады. Аннары хуҗалыкларның иң яхшы хезмәткәрләренә, белгечләренә һәм җитәкчеләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев