Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясаган
Мамадышта авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре арасында Татарстан чемпионаты узган, анда Яңа Чишмә районы командасы уңышлы чыгыш ясаган.
Чемпионатта барлыгы 17 район катнаша. Безнең районны машина белән сыер саву операторлары - «Закрома» ҖЧҖдән Ольга Муратова, «Агро-Основа» ҖЧҖдән Мәдинә Гавришева, «Агро-Основа» ҖЧҖдән механизатор Вәсил Сәйфетдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Алексей Пузиковлар тәкъдим иткән.
Ярышлар үз эченә чаңгы узышларын, саву аппаратларын сүтү-җыюны (сыер савучылар өчен) һәм МТЗ-82 тракторын йөртү осталыгын (механизаторлар өчен) алган.
Безнең команда яхшы чыгыш ясаган һәм гомуми зачетта бишенче урынны алган. Ә Мәдинә Гавришева сөт саву аппаратларын сүтү-җыю буенча шәхси зачетта призлы өченче урынга ия булган.
Ярышларда катнашучылар авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән узган киңәшмәгә чакырылган иде, анда район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев