Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Айрат Хәйруллин: “Кешеләрдән гамәлдәге законнарның кайсысы канәгатьләндермәве, нәрсәне камилләштерәсе хакында ишетәсе килә“

"Бердәм Россия" БСП-нең депутатлар ункөнлеге кысаларында 22 ноябрьдә 7 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә районы гражданнарын кабул итте.

Яңачишмәлеләр аңа төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңа Чишмә һәм Тубылгы Тау балалар бакчаларына уенчыклар (шул исәптән ашханәгә савыт-саба), Балалар иҗат үзәгенә дәресләр үткәрү өчен җиһаз сатып алуда, Тубылгы Тау мәчете каршында якшәмбе мәктәбен ремонтлауга ярдәм итүен үтенделәр. Айрат Нәҗип улы балалар бакчалары мөдирләренең үтенечен үтәргә, ә БИҮ-нә бинаны ремонтлауда өстәмә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте. Якшәмбе мәктәбен үзе барып караганнан соң хәл итәсен әйтте. Депутатка баласы ДЦП белән интегүче бер ана да мөрәҗәгать итте: аның проблемасы да контрольгә алынды. Аннан кала, Айрат Нәҗип улы авыру малайны Казанда ачылачак шундый авырулы балаларны тернәкләндерү үзәгенә иппотерапия ярдәмендә дәваларга җибәрергә тәкъдим итте. Әдәмсә авылыннан Бакташ авылына чаклы 4,5 км юлны, шулай ук "Скоков Н.И." КФХ фермасы участогын асфальтлау, Әдәмсә авылында зират тирәсен тоту үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңачишмәлеләрдән кала, Айрат Хәйруллин күрше ике районнан тагын өч кешене кабул итте.
- Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар белән аралашканда бурычы - ул мәсьәләләрне закон кысаларында хәл итү, - диде кабул итүдән соң Айрат Хәйруллин. - Халык белән очрашып, без гамәлдә илебез гражданнары җиңелрәк, рәхәтрәк яшәсен өчен федераль законнарны камилләштерү буенча өйгә бирем алабыз. Сайлаучылар хәзер укымышлы, күпләре федераль бюджетның мөмкинлекләре белән кызыксына. Шул ук вакытта күбесе шәхси проблемалары белән килә. Әлбәттә, төрлесе була, кайбер мәсьәләләр җирле совет, муниципаль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Кешеләрдән гамәлдәге законнарның аларны кайсысы канәгатьләндермәве, нәрсәне камилләштерәсе хакында ишетәсе килә, тик аның урынына үзеңә башка функцияләр һәм йөкләмәләр алырга туры килә. Аңлашыла ки, кайда ярдәм итәргә кирәк, без булышырбыз, әйтик, балалар бакчасына уенчыклар алырга - биредә сүз юк. Тик менә 38 кешесе булган поселокка 35 млн. сумга төшәчәк юл салу үтенече - чынга ашмаслык. Бәлки соңрак, 5-6 елдан бу проблема да хәл ителер: 50 кешедән артык халык яшәгән кечкенә торак пунктларга асфальт юл салу безнең якын киләчәктәге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев