-

Җитәкче
2018 елдан «Чистай-Агро» ҖЧҖне Рәфәгать Алиуллов җитәкли. Соңгы елларда әлеге җәмгыять Яңа Чишмә районында 20 мең гектардан артык сөрү җирен эшкәртә.
— Өстенлекне техник культураларга бирәбез, — ди Рәфәгать Җәүдәт улы. — Төп мәйданнарны җитен, рапс һәм көнбагыш били. Хәзер аларны җыю бара, уңышның чыгышы начар түгел. «Ноутил» нуль эшкәртү тхнологиясе буенча эшлибез, туфрак уңдырышлылыгын яхшырту өчен 5 елга бер тапкыр сөрү катламын тирәнәйтәбез.

комбайнЧЫ
«АгроРаздолье» ҖЧҖдә эшләүче Александр Кочетов ике тапкыр район комбайнчылары арасында җиңүче булып танылды, быел да аның күрсәткечләре бик яхшы.
— Бу «Торум-785» комбайнында 5 нче сезон эшлим, техника бик яхшы, — ди ул. — Хуҗалыкта шартлар да, хезмәт хакы да лаеклы. Кышын ремонтта, ә язын тракторда эшлим.
Александрның 25 елдан артык хезмәт стажы бар һәм ул туган авылында механизатор булып эшләүдән тәм таба.
.jpg)
СЫЕР САВУЧЫ
Иң яхшы сөт саву күрсәткечләре «Архангельское» хуҗалыгыннан Наталья Моторинада.
Наталья терлекчелектә 27 елдан артык эшли, башта бозаулар карый, аннары сыер савучы булып күчә.
— Минем төркемдә 60 сыер, — ди ул. — Шартларыбыз яхшы, азык белән мул тәэмин итәләр, хезмәт хакын вакытында алабыз.
«Ул бик намуслы савымчы, елның 365 көнендә дә эшли ала», — ди КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова.

агроном
«Раздолье» ҖЧҖдә ике елдан артык агроном булып эшләгәп, Алена Ерашова үзен грамоталы белгеч итеп күрсәтте.
Ул язгы һәм көзге культуралар чәчү сыйфаты, чәчүлекләрне вакытында агулы химикатлар белән эшкәртү һәм ашламалар кертү өчен җаваплы.
Бүгенге көндә ул көнбагыш җыю барышын контрольдә тота.
— Эшем ошый, барлык шартлар да бар, рәхәтләнеп эшлим, — ди Алена.

механик
Казан аграр университетының механика факультетын тәмамлагач, Инсаф Садыйков туган авылы Зиреклегә кайта һәм әтисенең КФХда механик булып эшли башлый.
Ул тракторлар һәм комбайннарның техник хәле, шулай ук сөт-товар фермасындагы барлык механизмнар өчен җаваплы.
Инсафның хезмәт стажы зур булмаса да, ул үзен намуслы һәм тырыш белгеч итеп күрсәтте. Барлык техника һәрвакыт төзек — биредә аның өлеше дә аз түгел.
.jpg)
бухгалтер
Наталья Насейкина 2008 елдан «Закрома» ҖЧҖдә эшли. Шул еллар эчендә ул универсаль хезмәткәргә әверелә — диспетчерлык хезмәтен алып бара, хезмәткәрләргә хезмәт хакы исәпли, савым терлеге өчен балансланган ашату рационнары төзи, шулай ук азык керем-чыгымын исәпкә ала һ.б.
— Хәзер пайчыларыбыз белән исәп-хисап башлыйбыз һәм ашлык һәм акча бирү өчен исемлекләр әзерлибез, — ди Наталья.

Остаханә мөдире
«Скоков Н.А.» КФХның барлык хезмәткәрләре Николай Яновны универсаль эшче дип атыйлар.
Ул КФХда 14 елдан артык эшли — бригадир, тракторчы, электрик булган, ә соңгы елларда машина-трактор паркы мөдире.
Хуҗалыкта 23 берәмлек техника бар, аларның техник хәле өчен Николай җавап бирә
— Намуслы белгеч, иске закалка кешесе, хәзер мондыйлар аз, — ди аның турында КФХ башлыгы Николай Скоков.

КФХ башлыгы
Яңа Чишмәдән Дмитрий Суворовның фермер хуҗалыгына 15 ел чамасы. Хуҗалыкта 900 гектардан артык җир, 55 баш савым сыеры, барлык кирәкле техника комплекты бар.
— Бөртеклеләрне җыйдык, хәзер җитен җыюны тәмамлыйбыз, — ди Дмитрий. — Азык һәм фураждан мул запас тупладык.
Бу көннәрдә пайчыларыбыз белән исәп-хисап эшләрен башладык.

Машина йөртүче
Чуаш Чабаксарыннан Михаил Зайцевның хезмәт стажы – 44 ел чамасы. Шул еллар эчендә ул барлык техника төрләрен үзләштерә (нигездә, йөк автомобильләре һәм тракторлар). Бүген ул «Игенче» ҖЧҖдә МТЗ-1221 тракторында эшли һәм комбайннардан ындыр табагына ашлык чыгару белән мәшгуль.
— Намуслы һәм тырыш хезмәткәр, машина йөртүче булып та, механизатор булып та эшли ала, — ди аның турында «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин.
Нет комментариев