Шахмай музеенда гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз белән искиткеч матур һәм дусларча кичә узды.
Укытучы һөнәре — зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә торган изге эш. Еллар узса да, укытучыларыбызның күңел җылысы һәм яшь буынга хезмәт итү дәрте сүнмәгән. Кичә барышында ветераннарыбыз үзләренең хезмәт елларын искә алдылар, кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар һәм җылы әңгәмә кордылар.

Кунакларыбыз өчен Шахмай музее буйлап танышу экскурсиясе оештырылды. Алар музейның кыйммәтле экспонатлары, тарихи ядкарьләре һәм яңа күргәзмәләре белән якыннан таныштылар. Ветеран укытучылар музей тупланмасына зур бәя бирделәр, ә кайбер истәлекләр аларны үзләренең яшьлек елларына, мәктәп тормышына алып кайтты.
Кичә чәй өстәле һәм күңелле хатирәләр белән үрелеп барды. Без хөрмәтле укытучыларыбызга шундый якты очрашуга килгәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы телибез!
Материалны Гөлүсә Багауетдинова җибәрде.
Нет комментариев