Дина Рәшид кызы Каниева — инде 40 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта.
Яңа Чишмә гимназиясендә ул 1994 елдан бирле эшли, ә гомуми педагогик стажы 39 ел. Гомеренең өчтән ике өлешен диярлек ул мәктәп һәм балаларга багышлаган. Августта педагог үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Һөнәргә юл
Дина Рәшид кызының туган ягы — Үзбәкстан. 1987 елда Термез дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, ул шунда ук мәктәпкә практикага кайта. Бу катлаулы һөнәрне очраклы гына сайламый ул: аңа үзенең укытучылары, бигрәк тә беренче укытучысы Любовь Егомуратованың йогынтысы көчле була. Аларның ачык күңеллеге, балаларга белем бирергә омтылулары яшь кызны да мөгаллим һөнәренә гашыйк итә.
«Әгәр бу эшне ихластан яратмасак, без мәктәптә эшләмәс идек», — ди ул, барлык фидакарь укытучыларны күз уңында тотып.
Осталык һәм нәтиҗәләр
Дина Рәшид кызы — югары категорияле укытучы. Ул заманча педагогик технологияләрне актив куллана, стандарт булмаган дәресләр үткәрә —КВН-дәресләр, презентация-дәресләр, тикшеренү-дәресләр, проект-дәресләр...
Тырыш хезмәтенең нәтиҗәләр үзләре әйтеп тора: рус теле буенча белем сыйфаты — 75–94 процент, әдәбият буенча — 87–94 процент. Аның укучылары Бердәм дәүләт имтиханында югары баллар күрсәтәләр (2021 елда бер укучы рус теленнән 90 балл җыйды, 2022 елда — 94 балл; әдәбияттан 2022 елда — 82 һәм 87 баллар һ.б.)
Эш еллары дәвамында аның 25 чыгарылыш укучысы алтын һәм көмеш медальләр алды.

Укучылары — аның горурлыгы
Дина Рәшид кызының укучылары — төрле дәрәҗәдәге олимпиада һәм конкурсларның даими җиңүчеләре һәм призерлары. Алар арасында «Пушкин укулары», «Онегин укулары», «Ломоносов укулары», «Җанлы классика» конкурсы (бер укучысы «Җанлы классика»ның төбәк этабында җиңүче булды), фәнни-гамәли конференцияләр призерлары бар. Ел саен «Кирилл-Мефодий укулары»нда катнашалар.
Дина Рәшид кызы үзе дә фәнни-гамәли конференцияләрдә еш чыгыш ясый.

Педагогик кредо
Дина Рәшид кызы өчен укытучы булу — бары тик эш кенә түгел, ә миссия. Һөнәрдә иң шатлыклысы — балаларның күзләрендәге очкынны, аларның уңышларын һәм елмаюларын күрү. Мәктәпне һәм балаларны яратмыйча, бу һөнәрдә озакка калып булмый, дип саный ул. Яшь укытучыларга исә ул сабырлык тели: «Кыенлыклар вакытлыча, барысы да уза. Иң мөһиме — үз эшеңне ярату, калганы тәҗрибә белән килә».
Укытучы рус теленең чит ил сүзләре һәм яшьләр сленгы белән пычрануын борчылып күзәтә, шуңа күрә дәресләрдә сөйләм культурасына зур игътибар бирә, балаларны сүзгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.
Мәктәптән тыш
Дина ханымның буш вакыты аз, ләкин мөмкинлек булганда музейларга һәм театрларга йөрергә тырыша, чәчәкләрне ярата. Ә бәхет аның өчен — якыннарының сәламәт, тыныч һәм бәхетле булуы.
Дина Каниева — һәр балага белем белән бергә күңел җылысын да салырга омтылучы педагог. Аның хезмәте күпсанлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары, Татарстан Мәгариф министрлыгы Дипломнары белән билгеләнгән, ул — «Иң яхшы укытучы» гранты иясе, Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Әмма иң зур бүләк — укучыларының уңышлары һәм рәхмәте. «Эшемне яхшы итеп башкарырга тырышам», — ди ул, үз һөнәренең әһәмиятен аңлап.
Нет комментариев