Азык әзерләү дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Азык әзерләү дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча район хуҗалыкларында 6 мең тонна печән әзерләнгән һәм 10 мең тонна сенаж салынган.

Кызганычка каршы, озакка сузылган корылык аркасында азык культураларында үлән аз. Вегетация башланганнан бирле районда 26 мм яңгыр яуган (норма — 130 мм).

Шулай да, үстерелгәннәрнең барысын да җыеп алырга кирәк. Әлегә 1 шартлы баш терлеккә 7шәр центнер гына азык берәмлеге әзерләнгән, узган елгы калдыкларны исәпкә алып (11 ц азык берәмлеге), 1 баш терлеккә 18 ц азык берәмлеге бар (бөртекле фуражны исәпкә алмыйча). Нормаль кышлату өчен 1 шартлы баш терлеккә 35-40 ц азык берәмлеге кирәк.


Нет комментариев