Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азык әзерләү эшләре бара

Районның барлык хуҗалыклары азык әзерләүгә кереште.

Абыйлы-энеле фермерлар Александр һәм Андрей Козловлар.

Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында күпьеллык үләннәр чабу, шулай ук терлекчелек биналары янында төргәкләнгән печәннәрне урнаштыру - өю эшләре бара.

- Безгә җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык әзерләргә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Моның өчен 7,5 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр үсә һәм бүгенгесе көндә барлык авыл хуҗалыгы оешмалары азык, нигездә, печән әзерләү эшләре белән мәшгуль. 1000 гектардан артык мәйданда үлән чабылган инде.

Печән әзерләү эше бертуган фермерлар - Виктор, аның улы Андрей һәм Александр Козловларда оешкан төстә башкарыла. Биредә чын «крестьян куллары» сизелә - бөтен эш җайга салынган. Козловлар династиясендә ул һәрвакыт шулай булган - алар теләсә нинди эшкә дә хуҗаларча һәм акыл белән керешәләр.

Безнең белән сөйләшкәндә Александр Евгеньевич үз хуҗалыкларында 200 баш МЭТ булуын һәм бүгенгесе көндә (сөйләшү 17 июньдә булды) 250 тоннадан артык сыйфатлы печән әзерләнүен билгеләп үтте.

- Күпьеллык үләннәр 240 гектар мәйданны били, шушы көннәрдә беренче кат чабуны төгәллибез, - ди Александр Козлов. - Үләннәр бик куе түгел, чөнки май салкыннары уңышны киметте. Әмма, яңгырлар яуса, үләннәрнең икенче каты яхшырак булыр, дип өметләнергә була.

Әзерләнгән печәннең сыйфаты бик яхшы, яфраклары коелмый, чөнки пресслау эше иртә таңнан һәм кич белән генә башкарыла (көндезге эсседә люцерна яфраклары тиз коела).
«Челленджер» чапкычы штурвалы артына фермер Андрей Козлов үзе утырган. Чапкыч 2008 елгы, әмма оста куллы егетләрдә ул берөзлексез эшләвен дәвам итә.

- Печән әйләндерүдә һәм пресслауда бездә Виталий Федоров һәм Михаил Грязновлар намус белән эшлиләр, - ди Александр. - Әйткәнемчә, шушы көннәрдә беренче кат чабылган печәнне җыеп бетерәчәкбез - 300 тоннадан артык сыйфатлы печән әзерләнәчәк.

Механизатор Виталий Федоров печән төргәкләүдә.

Механизатор Виталий Федоров печән төргәкләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев